Хәтерегездәдер әле бүген дә
Мәктәп формасы кигәнегез,
Кулларыгызга чәчәк тотып
Мәктәп ишеген ачып кергәнегез.

10 ел гомер узып та киткән,
Бүген инде соңгы кынгырау.
Кемне кая илтер язмышлар,
Күңелләрдә бары шул сорау.

Язмыш кайларда йөртсә дә
Бәхет булсын юлдашыгыз,
Тормыш юлын узган чакта
Туры юлдан гына барыгыз.

Хуш мәктәбем, классташлар,
Рәхмәт сезгә укытучылар.
Бергә үткән мәктәп еллары
Күңелләрдә озак сакланырлар.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста