Хәлләремне сорамагыз минем,
Үз хәлемне беләм тик үзем.
Күңел ишегемне йозак белән ябам,
Сорамагыз, әйтмим сәбәбен.
Хәлләремне минем сорамагыз,
Күзларемдә язмыш буталган.
Сөю йөрәгемне утка салып,
Җаннырымнан сагыш тамдырган.
Йөрәгемә юллар ябык инде,
Минем өчен шулай яхшырак.
Анда хисләремнең тик тузаны,
Караңгылык, сагыш-моң анда.
Күңелемнең шундый тулган чагы,
Көзге моңдай тора агарга.
Урын таба алмыйм мин аңарга
Кагылмагыз, авыр болай да.
Хәлләремне минем сорамагыз,
Сорап җаннарымны өзмәгез.
Яшьле күзләремә карасагыз,
Анда хәлләремне күрерсез.
7
0
23
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез