Дөньяны кудым, кудым,
Куып җитеп булмады.
Ял да итми эшли торгач
Сәләмәтлегем калмады.

Эшләп кеше үлми диләр
Үлмисең дә, калмыйсың,
Авыр эшнең нәтиҗәсен
Тик соңырак аңлыйсын.

Дөньяны бик куа торгач
Дөнья үзе куып җитте.
Сәләмәтлегем какшагач
Минем кирәгем бетте.

Сәләмәтлек бик тә кирәк,
Дөньяны артык кумагыз
Саулык-безнең байлыгыбыз,
Шул байлыкны саклагыз.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста