Һавада йөри алмаган
Без бит җир кешеләре.
Эшләсен аяк-кулларым
Басмаган җир күп әле.
Төзелеш чорында үскән
Без Совет балалары.
Ташта уйнап, тез канаса
Еламадык карале.
Фатирдан фатирга йөреп
Коймак белән чәй эчтек,
Ә аннары, хәл җыйгачтын
Күмәк уенга кердек.
Бер дә саран булмадык без,
Көнләшмәдек юк-барга.
"Урам баласы" исеме
Тагылгандыр ул чакта.
Тәрәзәдән посып кына
Күзәтеп торсаң әгәр,
"Өй тавыгы" кушаматы
Эленеп куяр зәһәр.
Юк, без пионер булмадык,
Без бит "эзтабар" идек,
Татарстан әләме төсе
Түшкә кадалган иде.
Ата-бабалар эзеннән
Милли үзаң эзләдек.
"Варис" исемнәрен тагып
Менә шулай яшәдек.
27.05.2024
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез