АГ
Алсу Галеева(Сафина)
5 июнь, 2024 ел

Җырлы чишмә юлы (җыр өчен)

1.
Кошлар сайрый ал таңнарда
Кызлар җырлап кайтканда.
Ишетмәс идем җырларын
Уянмасам ал таңда.

Кушымта:
Җырлары да җырлары,
Кошлар кабатлый аны.
Кызлар җырына кушыла
Челтер чишмә сулары.

2.
Гөлләр сибелгән юлында
Сәламли таң нурлары.
Елмаюлы көләч йөзе,
Кемдә икән уйлары?

Кушымта: шул ук

3.
Чишмә юлы җырлы-моңлы
Ал таңнарны уята.
Уңган-булган татар кызын
Батыр егет ярата.

Кушымта: шул ук
03.06.2024
Уникаль идентификатор: 0506242320
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез