АГ
Алсу Галеева(Сафина)
5 июнь, 2024 ел

Хыялларым яна (җыр өчен)

1.
Тузынды давыл җилләре
Мәхәббәт оясында,
Нигә шулай кырыс килә
Сынаулар язмышымда.
Безнең бәхет кемгә тигән,
Без дә хаклы яшәргә.
Иркен сулап, колач җәеп
Туган җирдә яшьнәргә.
Кушымта:
Көннәр ага, көннәр ага, ага,
Ага көннәр, алга таба.
Карынымда хыялларым яна,
Йөрәгемнән өмет тама.
2.
Баллы сүзләрдән өелгән
Шикәрле таулар нигә.
Мин елагач, яшьләремнән
Таулары эри генә.
Буш өемдә җилләр уйный,
Туздырып бәхетемне.
Сатулашмый бирер идем
Иң биек тәхетемне.
Куш.
3.
Язмыш җилләре урлады
Минем мәхәббәтемне.
Яхшы хәбәрләр көтәмен
Сүткәндә көннәремне.
Безнең кебек рәнҗетелгән
Бүгендә меңәрләгән.
Кемдер исән, ә кемгәдер
Кайтыр юлы өзелгән.
Куш.
04.06.2024
Уникаль идентификатор: 0506242319
6
0
9
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез