АГ
Алсу Галеева(Сафина)
11 июнь, 2024 ел

Камчы

Кешелек мең яралымы, бәлки, түзми таушалган?
Хак юлыннан барган чакта нигә читкә тайпылган?!
Әллә инде бу миражмы, бар да, барысы ялган,
Күзне томалап сарылган сәрхүш киемен япкан.

Максатны камчыдай тотып кеше куыла алга.
Хәлсезләнеп абынганы җирдә тапталып кала.
Ләкин бернигә карамый, карашын төбәп юлга,
Тезләнеп булса да атлый — камчы бит, әзер тора.

Бирелгән кызу челләсе, я күзачкысыз буран.
Кеше бара төрле-төрле, ләкин барсы да арган.
Сәламәтлек җитми бераз, эч тә улый бүредәй.
Ә кемнәрдер утта бии — аяк асты күмердәй.

Матди байлык, дан казану, утыру иң-иң түрдә;
Ялтыравык сибеп өскә пәриләр бәйрәм итә.
Юк бу юлда бер дөреслек, чын түгел, бар да ялган.
Максатны камчыдай тотып кемдер куалый арттан.
11.06.2024
Уникаль идентификатор: 1106242322
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез