АГ
Алсу Галеева(Сафина)
11 июнь, 2024 ел

Авыл баласы

Чыдам, чырыш, беләсезме
Нигә авыл кешесе?
Яшь чагыннан омтыла ул
Белемгә бик тә көчле.

Дәрескә соңга калмаска,
Иртә таңнан уянып,
Ничә чакрым юл таптала
Күрше авылга барып.

Өйгә кайткач һич вакыт юк
Дәресне кабатларга,
Шуның өчен, бер көн калмый,
Ашыга ул укырга.

Укы, әйдә, кеше бул дип,
Институтка кыстыйлар,
Авылның уңган ул, кызын
Туган җирдә мактыйлар.

Ә шәһәрдә бар да башка,
Тыз-быз чабулый дөнья.
Шәһәр үскән дәү һәйкәлдәй
Ясалмалыкка гүя.

Кешеләр кырмыска ише —
Берсе өстендә берсе.
Эчендә йөрткән уйлары,
Кап-караңгы, күңелсез.

Бар, диярсез, шәһәрдә дә
Кул сузардай кешеләр.
Беләм барын, һич шигем юк,
Авылдан ич килгәннәр.

Таш диварлар арасында
Яши авыл кешесе.
Чәчәк ата шәһәрдә дә
Табигатьнең өлгесе.
11.06.2024
Уникаль идентификатор: 1106242323
6
0
11
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез