Озын толым чәчләремне җилләргә туздырмадым,
яман күзләрдәй сихерләп гомерем уздырмадым.
Яланнарда пешкән җиләк, өзәм диеп ашыкма,
яшь гомерең сарыф итеп тиң ярыңнан калышма.
Бәхет юрап, инсаннарга, мин яктылык теләдем,
тормыш биргән сабаклардан тик яхшылык эзләдем.
Рәхмәт хәтерем сандыгы — матурлыклар сакладың,
караңгылык чорнаганда эзгә якты ташладың.
3.07.2024
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез