Крылов бабай мәсәлләрен
Яратып укый Дилә.
Китапның төсле битләрен
Бүген дә ачты менә.
Төрледән төрле хайваннар,
Каурый канатлы кошлар,
Күзлеген койрыкка элгән
Маймылы карап тора.
Бичарадан көлеп, Дилә
Озын телен чыгарды.
Логопед апа өйрәткән
Күнегүләр ясады.
Менә фил дә сүрәтләнгән,
Хоботы шланг борынлы,
Иреннәрен сузып Дилә
Хортум ясап карады.
Китапны ару укыгач,
Диләбез бик ачыкты.
Сәгатьнекенә ияреп
Телләрен йөртеп алды.
Менә шулай ике эшкә
Берьюлы кем җитешә?
Крылов бабай мәсәлендә
Өйрәнә безнең Дилә.
03.07.2024
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез