Я кынгарак кил учакка, Җылымны бирәм,
Н әүмизләнгән йөрәгеңә Мәхәббәт өрәм.
А выз читендәрәк синең елмаю шәйлим,
М әңгелек эчендә туган Сөюне сөйлим.
Б ашка бернәрсә дә миңа артык кирәкми,
И гътибарың кем өчендер, анысын белмим,
Т өннәрем дә үтәр синсез, калып берүзем.
С иннән ары җәмгыятем башка күренер.
И шетәсең мине? Ишет! Кара күземә!
Н ык бәхетле кеше булдың сыенып миңа.
С улкылдый кайнар йөрәгем, саркый эченнән.
Е ш-еш сулавыңда синең Җавап ишетәм:
З ур Сөю туды яңадан, син серен белгән.
М ин бит синең бәхет кошың, кулга эләккән,
Е лмаясың, шатланасың ис(е)мем ишетсәң,
Н әүмиз түгел йөрәгең дә, Мәхәббәт тойган,
Ә үвәл мине очратканга рәхмәтен койган.
Д имәк тормыш хәятендә очрашу зарур,
И нде өмет өзелгәндә башың тот горур.
М әңгелекнең арасында Сөю табыла,
Ә гәр йөрәгең таш түгел, чатнап убылган.
14.07.2024
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез