Кечкенә генә булсам да
Коляскада утырмыйм.
Тәпи йөрергә өйрәндем,
Һич кенә дә тик тормыйм.
Уңайлы аяк киеме:
Тап-таман ич, күрегез.
Артта кояш, ә алдымда —
Күләгәм, йөгерәбез!
Мондый иптәшем булганда
Ару-талуны белмим.
Ул миңа алдан әйдәли,
Ярый инде, йөгерим.
15.07.2024
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез