Насыйп булган пар балдаклар алтын көздә кияргә,
Бәхет юрап ак каеннар яфракларын сипкәндә.
Чигенеп бер дистә елны, артка карасаң мәгәр,
Яшеллектә, саф яшьлектә, калган безнең күңелләр.
Сәгадәтнең бакчасында, хасыйл икән тере су,
Үз юлыннан, тайпылмыйча, ага бирә агымсу.
Гыйшык хисен туендырып, зур Сөюне үстергән,
Кипкән яфракта чәчәкнең чалымнарын күтәргән.
Яңа хисләр, кичерешләр алга табан этәрсә,
Әүвәл акыл, иләк аша, йөрәкнекен үткәрә.
Хикмәт эзләп, ялгызлыкта, фәлсәфәгә чуммагыз;
Игез булгач, күңел күзе, тере судан агабыз.
17.07.2024
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез