Кичә Яңгыр шалтырата, телефон чыңлый,
Иртәнге якта киләм, ди, чәй әзерләп куй.
Көне буе аптыратты, киләм дә, киләм;
Алдамаган ич, дускаем, килеп тә җиткән.
Хәл-әхвәлләрне белештек: кем, кайда, ничек?
Бер чынаяк чәй җитмәде, парлатып эчтек.
Җәйге сәфәргә чыккан ул, кысан вакыты,
Тагын килерсең, дускаем, чакырып калдым.
18.07.2024
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез