Җанга ятмаган аһәңнең тәмен таба алмыйча,
Бушлык айкый күңелемне дәрьяларына посып,
Дулкын-дулкын инкыйлабы йота котымны арчып.
Күңелемә дәва чишмә, игез булган Кәүсәргә...
Мәслихәттер бу сазлыкны инде тәмам корыту,
Тозлы күз яшьләрен җыеп кирәк түгел яңарту.
Алгарышның тәгәрмәче аман басу юлында;
Һаваларда оча уйлар, хыял зәвык хакында.
Мин ышанам: китап торыр зыялыкның сагында.
21.07.2024
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез