Яфрак яфракка кагыла, лепердәшеп үзара,
Җил тудырган әңгәмәгә хыялыйлар соклана.
Вакыты да бер генә ич, көз җиткәчтен соң була,
Ямьле җәйнең җилле көне яфракларны кузгата.
Ә басуда башын иеп, тук башаклар серләшә,
Минем туган җирем җырлый, моңнары бик килешә.
Бермәл, яңгыр тамчылары, бу аһәңгә кушылып,
Базмый гына тавыш бирә яңа сулышын ачып.
Күңел кылларын тирбәтеп, чирткәләгән тамчылар
Бер-берсенә кулын биреп туфракка юл ачтылар.
Ә җиһанда әле дә җәй, моңсулык җанга кермә,
Бераз сусаган тамырлар, тамчылардан яшәрә.
Җил тудырган әңгәмәгә мин хыялый сокланам,
Шөкер күрәм һәм ишетәм, җәйге көнгә шатланам.
Алсу Галеева
25.07.2024
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез