Оста рәссам кулларында җәй хәяте чалына:
Мизгелләрне иярләгән бер тылсымлы пумала.
Өермәдәй хәрәкәтне туктатып карале син,
Кошлар җыры, урман шавы, бу җәйгә гашыйктыр мин.
Ап-ак кыштан яз арчыла, туфрак исә — кап-кара,
Кояш иркәләп үстергән яшел чирәм кузгала.
Ә бүген җәй, әле дә җәй! Яшеллеккә сибелгән
Кызыл, сары, зәңгәр төсләр чәчәкләргә чигелгән.
Үз төсендә җиләк-җимеш, алмагачта алмалар
Бакча яныннан үткәндә бал исенә маналар.
Туган ягым хозурлыгы шуның өчен сөйдерә,
Күңелемнең сандыгыннан җәй сулышы бөркелә.
30.07.2024
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез