Яңгыр пәрдәсе эленгән, димәк җәй кием сайлый;
Ике айлык йөген тартып, августка аяк атлый.
Бу җәй үземә охшаган, бүген ул уйга баткан:
Көзге каршында әйләнеп ун киемен алмашкан.
Ә яңгырның болытлары катлам-катлам сорыдан,
Бераз гына, итәгендә челтәрле нәкыш актан...
Җәй үзенә кием сайлый, яңгыр пәрдәсен элеп,
Көзге каршында әйләнә бер моңаеп, бер көлеп.
30.07.2024
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез