АГ
Алсу Галеева(Сафина)
7 август, 2024 ел

Чү, арттан казлар чаба!

Син дә, мин дә, барчабыз да,
Һәммәбез булдык бала;
Ындыр артыннан барганда:
Чү, арттан казлар чаба!

Ысылдап суза муенын,
Зур канатын кагына.
Аңлыйм инде, тиккә түгел,
Бибкәсе сак астында.

Арт санымны кытыклагач,
Юлдан чигенми булмас,
Кычытканның арасыннан
Казлар бит мине кумас?

Зур агачка тышауланган
Аты да карап тора,
Бер пошкырып кинән дисә
Хәзер аңым җуела.

Аның да бу кыланмышы
Тиккә генә түгел лә,
Әнә янында колынкай
Миңа карап бии лә.

Кем биетә? Чебен инде!
Усал чебеннәр чыккан.
Матур итеп биесен дип,
Ахры, сыртына кунган.

Эчтән куркам, тыштан йолкам:
Кыяфәтем сер бирмәс.
Тик бүген дә, каз күргәндә,
Булам да куям көлмәс.
06.08.2024
Уникаль идентификатор: 0708242347
6
0
22
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез