АГ
Алсу Галеева(Сафина)
8 август, 2024 ел

"дежавю"лар

Шартлы тормыш мөмкинлеге,
Мин болай ич яшәдем.
Тудым, үстем, хыялландым,
Кайчагында тилердем.

"Дежавю"лы мизгелләрне
Кабат, кабат кичердем;
Вакыйгалар өермәсен
Төштән өнгә күчердем.

Мин теләмим бу тормышның
Сюжетын үзгәртергә,
Бер өлеш юл сызыгыннан
Башкачарак үтәргә.

...Иң элек, туфракка иңгән,
Тик ике тамчы булган.
"Дежавю"лар кабатланып
Җир өсте хаят тулган.
7.08.2024
Уникаль идентификатор: 0808242348
6
0
12
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез