Анда юеш, монда юеш,
Тамчы тама да тама.
Асфальт өстендәге су да
Инде елгадай ага.
Кичә генә коры иде,
Бардым кара урманга.
Андагы биек наратлар
Үрмәләгән болытка.
Ул болытлар, мендәр кебек,
Йомшак күренгән иде,
Әллә нарат энәсенә
Алар эләккән инде?
Тишелгән, ахры, болытлар,
Сәбәбен таптым менә.
Тегеп куегыз болытны,
Ямау җепләре кемдә?!
12.08.2024
Алсу Галеева, Актаныш
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез