Җәйнең җылы сулышыннан
Җир бишеге тирбәлә;
Бишектәге инсаннарга
Илаһи моң сибелә.
Йоклый әле Җир кешесе,
офыкка ал таммаган,
ә күктәге ак болытлар
томан булып таралган.
Назлап чыккан һәр кешене,
юып кара уйларын...
...Туенып саф пакьлелеккә
мин йокыдан уяндым.
08.08.2024
Фикерләр (1)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез
РШ
25 август, 2024 ел
Эх, җәй үтеп китте инде...
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез