Җете төсләр кайнатмасы
Кояш төсмере,
Төрлелектән күзне чаккан
Җәйнең күңеле.
Төсләр туе бик арытмас,
Ул көзен уңа.
Югалып күз карасыннан
Кыш көне туңа.
Истәлеккә шигырь тезәм
Сүзләр сәйләне,
Фасылларда алыш-биреш
Вакыт бәйрәме.
Җилбәзәк көн ничә тапкыр
Кулын изәде,
Тик әлегә, көз сулышы,
Түргә үтмәде.
16.08.2024
Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез