Мин беләм, синең уйларың
Йөри койма артында.
Күршеләрнең бакчасында
Уңышы мулдан була.
Аз-маз гына, күршенең дә,
Мин уйларын сизенәм.
Безнең түтәл арасына
Күз төшергәнен күрәм.
Кеше шундый мәзәк инде
Ярышырга ярата,
Бакча нигъмәтләре күпчел
Базында череп ята.
Исраф булмасын өчен дип
Әллә ни утыртмасаң,
Ялкау кушаматы тагып
Куялар, уйлый калсаң...
Ярый әле, шул бакча бар,
Булмаса нишләр идек?
Койма артында күршенең
Нәрсәсен күзләр идек?!
23.08.2024
Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез