АГ
Алсу Галеева(Сафина)
26 август, 2024 ел

Дөнья әфсене

Карын өе. Ул тар инде.
Сабый авазы.
Кендек төйнәп, бәхет тели
Дөнья әфсене.
Монда салкын, кием кирәк —
Ак биләүләре.
Улмы, кызмы. Исем куша
Әти-әнисе.
Куллар җылысы. Куенда
Әнкәсе исе.
Елмая, иреннәрендә
Ап-ак сөт тәме.
Синең дә олы тормышны
Күрәсең килә.
Күз, авызың ачык. Кирәк:
Хәрәкәт кенә.
Әниең кебек назлыйсың
Яшел үләнне,
Әбиең кебек кочасың
Песи, көчекне,
Әтиең кебек, нык басып,
Торасың җирдә,
Бабаең кебек тугрылык
Сакла сүзеңә.
23.08.2024
Уникаль идентификатор: 2608242354
7
0
11
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез