Төшләреңә килеп керермен мин,
Сандугачлы таңнар атканда,
Шул мизгедә бәлки моңланырсың,
Тик мин булмам синең яныңда.
Ямансулап килеп керерсең син,
Сары көзләр җиргә килгәндә.
Мин булырмын агачыннан кубып,
Очып йөргән яфрак хәлендә.
Кышларыңда кар бөртеге булып,
Керфегеңә синең кунармын.
Язларыңда сагыш - моңга тулып,
Күз яшьләре булып тамармын.
Фарбуза Агадуллина (Ахтариева)
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез