РШ
Рөстәм Шакир
9 октябрь, 2024 ел

Гомер юлдашым

Ярым минем — тормыш яме,
Гөлгә тиңли аны җаным.
Сабырлыгы — зур бер хәзинә,
Йөрәгемнең якты таңым.

Аның белән һәрбер көне
Бәхет белән тулып тора.
Бергә атлап, киләчәккә
Безнең юллар гөрләп тора.

Аның күзләре — серле диңгез,
Назлы җиле — җанга дәва.
Тормышымда иң зур бүләк —
Син минем өчен гел терәк.
Ярату көне
Уникаль идентификатор: 0910242381
3
1
Фикерләр (1)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
РШ
Рөстәм Шакир
9 октябрь, 2024 ел
Озак вакыт шигырьләр остәп булмады, вакытта булмады, эш тә каты булды. Әзерәк җыелган шигырьләремне урнаштыра башладым. Рәхим итеп укыгыз, бәягезне бирегез
2
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез