АГ
Алсу Галеева(Сафина)
10 октябрь, 2024 ел

Көз фасылы

Җәй белән кыш арасында
Көз фасылы урнашкан,
Кызу сукмый, туңдырмый да —
Алтын урталык тапкан.

Бераз кояш сүлпәнләнде
Көн яктысын киметеп,
Йолдызларны күзәтәбез
Күк гөмбәзен өйрәнеп.

Кәефләре гел кызларча,
Кайчак көлә шашынып.
Көтмәгәндә үпкәли дә
Үкси, елый шыңшынып.

Күлмәк, яулыгын алмаша
Иртә, кичен — һәрвакыт.
Бизәнеп төзәнергә дә
Иннек, кершән бер савыт.

Көз фасылы биесәме
Алкышларга күмелә,
Төрле төстә яфраклардан
Гөлләмәләр сибелә.

Җай гына шулай урнашкан,
Фасыллар сәйләнендә.
Кулын бирде, иярәмен,
Ел әйлән-бәйләненә.
29.09.2024
Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 1010242385
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез