АГ
Алсу Галеева(Сафина)
10 октябрь, 2024 ел

Сары яфраклар очты

Җилфер-җилфер агачлардан
Сары яфраклар очты.
Тартылу көчен исбатлап
Кара туфракны кочты.

Шаулы урман бүләгеннән,
Матурлана Җир-Ана.
Хохлома нәкышләреннән
Күрче, күлмәге яна.

Туган ягымда Көз йөри,
Үзгә аның бизәге.
Кызылсары миләшләрдән
Тезелгән сәйләннәре.
Алсу Галеева
10.10.2024
Уникаль идентификатор: 1010242384
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез