МА
Марат Аббясов
23 ноябрь, 2024 ел

Хакыйкатьне таныйк

Төрле иләһәләрдән инде без ардык,
Инде тормыш хыялыбыз бүген актык -
Нәтиҗә ясап, бераллалыкны танып,
Әле йөрмик адашып, читкә тайпылып.

Читкә тайпылсак та кайтыйк гафу үтенеп,
Тәүбә намазын укыйк, истигъфар кылып.
Исән чакта төзәлергә бирелгән вакыт
Күп тоелса да, әрәмгә уза исраф ителеп.

Исраф ителеп гөнаһларда югала вакыт,
Дөнья мәшәкатьләре белән тула савыт.
Рәхмән сүрәсендә Аллаһ оеткысын салып¹,
Һәрнәрсә бетәчәк ди, ахирәткә күчеп.

Ахирәткә күчеп, бер Аллаһ мәңге калып,
Тәүбәгә килүебез инде файдасыз булып,
Изге гамәлләребез генә шәфәгать итеп,
Иң шәә Аллаһ кичерелербез, максатка ирешеп.


¹оеткы салу - фикерләргә, уйлануга этәргеч бирү мәгънәсендә
Уникаль идентификатор: 2311242420
7
0
31
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез