АЯ
Ата Ялкау
26 ноябрь, 2024 ел

Ап-ак сөттәй магъсуманә

Ап-ак сөттәй магъсуманә
Бер кыз керде төшләремә.
Ятам һәр көн түшәгемә,
Сине күрер өчен генә .

Чынмы син? Аллаһ әгъләм.
Ләкин табачагымны беләм,
Кача алмас кызыл мәк
Яшел чирәмдә. Тизрәк!

Тизрәк табыл һәм югалма.
Ардым инде мин инана
Гүзәл кызның булуына,
Кем соң ул? - дип уйлана.

Төшкән җәннәттән җәяү,
Бәлки хур кызлардан берәү?
Әллә шулкадәр чибәр
Үз татар кызы микән?

Зинһар табыл өннәремдә,
Калма төштә, тик әлегә
Ятам салкын түшәгемә,
Сине күрер өчен генә.
Уникаль идентификатор: 2611242423
5
5
138
Фикерләр (5)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
АЯ
Ата Ялкау
27 ноябрь, 2024 ел
Беренче язган шигырем. Форумда исән кешеләр булса, оста язуга юл күрсәтегез әле. Бәлки берәр нинди китаплар бардыр татар теленең ритмикасы турында. Яисә башка нәрсә
1
1
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
РШ
Рөстәм Шакир
29 ноябрь, 2024 ел
Оста язу буенча киңәшләр бирә алмыйм, болай карасаң бик әйбәт булып чыккан. Мин үзем шигырьләр остазы түгел, шуңа карамастан нәрсәдер язган булам
0
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
РШ
Рөстәм Шакир
29 ноябрь, 2024 ел
магъсуманә - бу сүзне аңламыйм әле мин
1
0
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
АЯ
Ата Ялкау
30 ноябрь, 2024 ел
Хата белән язганмын ахырысы. Мәгъсуманә дип языладыр, саф күңелле, гөнаһсыз дигән сүз.
1
1
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
РШ
Рөстәм Шакир
2 декабрь, 2024 ел
Рәхмәт, аңлатуыңа
0
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез