Мәңге кайтмас җиргә киткән әнкәемә, әткәемә, якын туганнарыма багышлыйм.....
Кайтмас җиргә киткән туганнарым
Әллә язда чәчкә аткан агачмы?
Әллә алар күбәләкләр булып,
Җанны назлап килеп кунамы?
Әллә алар шунда үскән чәчкә,
Әллә кызарып пешкән җиләкме?
Болыт аша карап без килгәндә,
Күз яшьләрен тыя көчкәме?
Әллә инде яңгырларга кушылып
Ләйсән тамчы булып тамалар?
Күңелләрдә безнең мәңге калып,
Моң сагышны шулай тоялар.
Бервакытны безнең дә бит җаннар
Күбәләктәй шунда очарлар.....
5
0
52
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез