РШ
Рөстәм Шакир
7 декабрь, 2024 ел

Кар яумый

Карлар төшми, җир буш калды,
Ак юрганы юк былтыргы.
Күк йөзе моңсу, тын калды,
Сагына җир ап-ак салкынны.

Салкын җил дә үзгәргән,
Кыш җылыны сөйли, көлә.
Тәрәзәләр туңмаган,
Сагынабыз аклык килә.

Кайда син, кар? Кайчан төшәрсең?
Җиргә тагын шатлык өстәрсең?
Без көтәбез сине барыбер,
Карсыз кышлар – күңелсез.
Яңа ел
Уникаль идентификатор: 0712242429
4
0
60
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез