1
Кыш көне. Салкын һавада мин ресторанга барам;
Ашыгам, пешәм, чабамын, мин бераз соңга калам.
Шул рәвешчә, ун минутлап, урам юлларын гиздем,
Куртка эчендә парной күк, баш әйләнгәнен сиздем.
Аягымда күн итекләр, бәлки әле чын мәгәр,
Өшеде аяк табаным, менә шундыйрак хәлләр.
Бервакыт, килеп җиткәчтен, кердем банкет залына:
Бу бүлмәдә ниләр күрим, чыршы тора каршымда.
Би-и-ик озын өстәл корылган, чыгарылган салатлар,
Тәрәзә ягы диварда ялтырый җем-җем утлар.
Бу бәйрәмгә ун данәдә чакырылды кунаклар,
Тик өстәлнең яртысында тәк елады салатлар.
Түр башында бер чибәркәй, тоткан ул серле таяк,
Смартфоны көйләп куелган, бу таяк — селфи таяк!
Ике күзнең берсе күрми, мин бит көнозын эштә,
Ул таякны иярләргә баш җитеп бетми бер дә.
Сузгач миңа, ни хәл итим, алдым кулыма таяк,
Бер куллап, ике куллап та и бордым, бордым җайлап.
Бу серле таяк кирәк лә, фотода килгән халык,
Килмәгәннәре белми дә, ашадык тәмле балык.
Бу балыкның һич онытмам бар булган тәмлелеген,
Гафу ит гөмбәле жульен, кый тоздан иде тәмең.
Өйгә кайтып җитеп булмас, кап-кайнар чәй бирегез!
"Сусадым, кипте тамагым, телем әйләнми", - дидем.
2
Яхшы, хуш. Йокларга яттым кич белән;
Ятканчы чәйләп тә алдым гөбәдиясе белән.
Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;
"Шык" та "шык!" — кемдер күп итеп вацаптан хатлар язган.
Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.
Беләм, онтылган пакетым кулыма эләгәсен.
Ни кирәк, кемнәр яза соң, ахры ачтым смартфонны;
Мин генә түгел икән бит китапларсыз кайтучы.
Тагын әле бик күп хәлләр, булган иде бәйрәмдә.
Түзсә әгәр, язар идем менә бу ак кәгазьгә.
Кәгазе дә кирәк түгел, хәзер кулларда смартфон,
Онытылып калган китап, ишарәме әллә соң?!
И орышкан иде мине түр башыннан чибәркәй;
Ашама, эчмә суыңны; берләшмә дип яшә. Һәй!
3
Ике айлап җыймадым шул дулкынлы гәҗиткәйне
Һичберничек килеп чыкмый, табылмый бер әмәле.
Әрсез ябешкән эшемнән шулчак булдым мин азат.
Ий рәхмәт, таяк хуҗасы, бу бүләккә мин бик шат!
Бүтән андый эшләр өчен мин тәвәккәллек кыймам,
Яңа елга аяк атлыйм, сәркатиплек, хуш! Тәмам.
Алсу Галеева, 27-28 декабрь 2024, Актаныш
5
0
26
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез