Көз дә үтте, кыш та җитте
Кичке як бик караңгы.
Әни әйтә, кар яугачтын
Фонарьсыз була якты.
Һәм чыннан да, беләсезме,
Бүген бездә кар яуды.
Сөенечем эчкә сыймый,
Бу хәлгә бик шатландым.
Димәк, тиздән "Яңа ел"га
Җыелабыз бәйрәмгә,
Ап-ак күлмәгемне киеп
Биеп күрсәтәм сезгә.
11.12.2024 Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез