Röstäm Şakir
22 февраль, 2025 ел

Өч ел үтте…

Өч ел үтте, вакыт ага,
Тормыш алга бара кебек.
Ә күңелдә яра калган,
Яшерелгән, ләкин тере…

Мин оныттым, димен кайчак,
Юк, дип, язмышка көлә-көлә.
Тик төшләремдә килсәң әгәр,
Уянам да тын калам. Җитте!

Өч ел… күпме ай үткән,
Ничә яз һәм көз килгән.
Тик кайчакта җилләр алып
Синең исеңне китерә…

Әллә бу мәхәббәт иде,
Әллә күнегү генә?
Юк, үткәннәрне тотмыйм инде,
Тик хәтерләр юкка чыкмый шул гына…
Сагыну
Уникаль идентификатор: 2202252453
3
0
30
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез