РФ
Рашид Фәттәх
15 май, 2025 ел

Яңгыр ява...

Яратамын, кайчан яңгыр ява,
Явып китсә, чыгам урамга.
Бераз тынычландырырга җанны,
Саф һаваны бераз суларга.

Бер-бер артлы тамчылар шакылдый,
Минем җилкәләргә, башыма.
Сулар гөрләвектән миннән ага,
Ага чәчтән, ага кашымнан.

Күкләргә күтәрәм күзләремне,
Карап торам чиксез офыкка...
Анда, өстә, яшеренгән кояш,
Анда, өстә, соры болытлар...

Р.Фәттәх, 14.05.2025
Уникаль идентификатор: 1505252467
5
0
18
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез