РФ
Рашид Фәттәх
16 май, 2025 ел

Туганнар.

Туганнар – ул иң якын кешеләр,
Һәм аларны кирәк сакларга.
Әгәр булса синдә мәшәкатьләр,
Ярдәм күрсәтерләр нәкъ алар.

Туганнар – ул иң гадел кешеләр,
Юхаланмас сиңа беркайчан.
Бер хакыйкатьне генә сөйләрләр,
Кайчан алдар кайбер башкалар.

Туганнар – ул иң кызык кешеләр,
Мәзәкләре көлке аларда.
Әгәрдә моңсу булып утырсаң,
Кәеф күтәрерләр һәрчакта.

Туганнар – ул әти, әни, әби,
Бабай, абый, шулай ук апа.
Алар белән энекәш, һәм сеңел –
Яшәсеннәр бәхет-шатлыкта!


Кемгә шигырьләрем кызык, рәхим итегез: https://t.me/tatar_shigriyat
Уникаль идентификатор: 1605252468
2
0
7
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез