Салкын төндә, ай нурында бер шәм
Тора иде диңгез янында...
Бер-бер артлы кубарган җил-буран
Аны сүндерергә тырышкан...
Тик шәм торды, һич тә бирелмәде,
Бирелмәс тә аңа беркайчан!
Яңгырда, күк күкрәүдә... Барыбер!
Гомер буе якты яначак!
Ләкин, давыл күпкә куәтлерәк,
Баса зәгыйфь утка катырак...
Уртак караңгылык сазлыгында
Мескен ялгыз шәмне батыра...
Кинәт кенә, каты җилләр исте,
Һәм шәм төште, инде мәңгегә...
Аның утның соңгы чаткылары
Бер мизгелдә, очып, сүнделәр...
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез