РФ
Рашид Фәттәх
22 май, 2025 ел

Эштән аера...

Уйлыйм, һәр кешедә бар шундый хәл:
Утырасың эшне ясарга,
Кемдер эшеңнән аера, яки
Тыгызларга каты тотына.

Мәсәлән, кирәк бер мәкаләне
Кичкә кадәр укып, карарга.
Тотынырга да син өлгермәдең –
Кинәт кенә, дустың шалтрата.

Сөйләшүләрне бетергәннән соң,
Дәвам иттең озын укуны.
Көтмәгәндә, тавыш чыкты астан –
Ишегеңә кемдер шакыды.

Бу Рәмзия апа, сөт китерде.
Аңа түләп, өскә меңгәнсең.
Укырга артык кызык булмаган
Мәкаләне дәвам иткәнсең.

Әнә, тагын эштән аерылдың –
Мәче сорый ишек ачарга.
Аны инде кирәк җибәрергә –
Тели, ахры, һава суларга.

Шулай, бер йөз тапкыр аерылып,
Әкрен укып шул мәкаләне,
Насыйп була бары төнлә генә
Бетерергә бөтен эшләрне...
Уникаль идентификатор: 2205252474
4
0
55
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез