Һәрвакытта, һәрбер кешеләрнең
Акыл аяз тиеш булырга.
Чөнки, әгәрдә акылда томан,
Ярый шактый гөнаһ кылырга.
Беренчедән, ярамый исерткән
Төрле эчемлекне эчәргә.
Чөнки сыра, һәм аракы, шәраб
Акылларны әйбәт тилертә.
Икенчедән, ярамый тартырга
Тәмәкене, яки, үләнне.
Чөнки, кеше аңнан чыга, кайчан
Иснәп тора начар исләрне.
Өченчедән, кирәк зарланмаска,
Көнләшмәскә кайбер кешедән.
Чөнки, нәфрәт, зыян матдә сыман,
Кара төтен кертә зиһенгә.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез