РФ
Рашид Фәттәх
25 май, 2025 ел

Коймалы күрше

Бервакыт һава суларга
Чыгып киттем бакчама.
Кинәт кенә, күзем төште
Күршедәге коймага.

Төрле озын такталарны
Ул анарга яткыза.
Минем башымда шулвакыт
Бер фикер генә туа:

“Нияз сугышырга тели,
Шуңа күрә, ябыла.
Ничектер хәзер тиеш мин
Бу хәлне туктатырга”

Күрше яныма киләм дә,
Шакыйм аның капкага.
Ул, әкерен генә атлап,
Озакламыйча ача.

“Нияз, зинһар, тыңла мине,
Сугышма минем белән!
Синең биек коймаң белән
Мин төгәл бит җиңеләм!”

“Нәрсә? Нинди тагын сугыш?
Син такталар турында?
Мин бит иске йортны сүтәм,
Аларны анда куям”
Уникаль идентификатор: 2505252478
5
0
49
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез