Бернәрсә дә безнең җиребездә
Шуның кадәр эчтән яндырмый,
Кайчан сиңа якын булган кеше
Иске хаталарын кабатлый.
Хыянәт иткән белән сөйләшә,
Вак нәрсәгә тагын зарлана.
Файдалы тапшыру урынына
Бара Ютуб, Тик-ток карарга...
Ярар, әгәрдә беренче тапкыр
Якын кеше баса тормага.
Ул бит белмичә шуңа тотына,
Аны әле ярый аңларга.
Тик, кайчан баса икенче тапкыр,
Башын бәреп, шул ук тормага,
Монда бөтен түзем-сабыр бетә,
Җан тотына каты кайнарга.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез