РФ
Рашид Фәттәх
29 май, 2025 ел

Тормыш яратмый

Тормыш яратмый теге кешене,
Кем көн буе ята краватта.
Ул ярата, кайчан кеше эшли,
Уйламыйча хәлгә карарга.

Тормыш яратмый теге кешене,
Кем зарлана һәрбер нәрсәгә.
Ул ярата теге кешене, кем
Көлә иң катлаулы хәлләрдә.

Тормыш яратмый теге кешене,
Кем, сүз биреп, аны башкармый.
Кыскача, иң начар сыйфатларны
Тормыш кешеләрдә яратмый.
Уникаль идентификатор: 2905252481
6
0
31
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез