РФ
Рашид Фәттәх
28 май, 2025 ел

Саранлык

Кичә миңа бер нәрсәне
Насыйп булды аңларга:
Нишләп тормышта ярамый
Саран кеше булырга.

Әтием әнием белән
Кибеткә чыгып китте.
Миңа: “без тиздән кайтабыз,
Бәрәңге пешер” – диде.

Мин үземнең борынымны
Әллә кайларга тыгам.
Алар киткәч, озак тормыйм –
Суыткычка борылам.

Аны ачкач, нәрсә күрим:
Бер кызыл капчык ята.
Шул капчыктан, ничек күрим,
Тәмле джем, ахры, ага.

“Әти–әнигә калдырмыйм,
Үзем ашап бетерәм!” –
Бу джемны икмәккә майлап,
Борын астына диям.

Артык каты буяганнан,
Авызга шуннан кабам.
Шул ук вакытта, төкереп,
Аны кирегә салам.

“Нәрсә, әллә джем бозылган?” –
Карыйм теге капчыктан.
Ә анда, зур хәреф белән
“Кетчуп” диеп язылган!
Уникаль идентификатор: 2805252480
10
0
61
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез