Рәвил, кара, менә син гомреңдә
Телисеңме мәшһүр булырга?
Яки, киресенчә, җанга якын
Ябык тормыш белән торырга?”
“Беләсеңме, Нурислам, мин уйлыйм,
Атаклылык гомер кыскарта”
“Ләкин, ничек? Шулай түгел, Рәвил!”
“Хәзер төпләп сиңа аңлатам.
Беренчедән, атаклы кешегә
Тынычлык юк кичен һәм иртән.
Чөнки, аның шалтраткычка килә
Берничә мең хатлар бер көнгә.
Икенчендән, әгәр син атаклы,
Урамнардан бару кыенрак.
Чөнки, һәрбер почмакта, сукмакта,
Бөтен якта сине таныйлар.
Өченчедән, ул куркыныч, чөнки
Күбеселәр синнән көнләшә.
Һәм аларга бернәрсә дә тормый
Сиңа берчак начар эшләргә.
Дүртенчедән, атаклылык үзе
Бервакытта каты туйдыра...
Әмма, ничек кенә тырышмасаң,
Качып булмас инде анардан...”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез