РФ
Рашид Фәттәх
2 июнь, 2025 ел

Миннән бүген көләләр.

Бүген, нишләптер, барысы
Каты көлә үземнән.
Ләкин, шуңа карамастан,
Әйтмиләр, сәбәп нидә.

“Кая дусларың?” – сорыйлар,
“Ничек яшисең хәзер?”
Яки, шулай: “Туңнар өчен
Йонны бирергә әзер?”

“Нинди тагын йон, сез нәрсә?
Мин бит иң гади кеше!”
Бу әйтемнәрем берничек
Көлүне бетермәде.

Кич җиткәч, бу хәл туйдырды,
Йөрәк инде түзмәде.
Бу көлүнең сәбәпләрен
Ачыкларга теләдем.

Көзгегә килеп, күзләрне
Күтәрдем маңгаема.
Анда, кара хәреф белән
“Бәрән” диеп язылган!
Уникаль идентификатор: 0206252484
5
0
36
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез