РФ
Рашид Фәттәх
7 июнь, 2025 ел

Әйе һәм юк

“Кара, Рәмис, ник теге кешегә,
Кем “әйе” дип әйтте бервакыт,
Анарга йөкләгән төрле эштән
Баш тартырга авыр һәрвакыт?”

“Бөтенесе җиңел, Габделкаюм,
Күз алдына китер бер хәлне:
Мәсәлән, Касыйм белән Нурфатих
Көрәшергә беркөн сөйләште.

Менә, сәхнәгә басып, үз үзен
Тотыналар алар кыйнарга.
Һәм менә, Касыймга насыйп була
Нурфатихны җиргә егарга.

Сине дә сүздә егарлар җиргә,
Әгәр “әйе” әйтсәң кешегә.
Ул сине “кыйный”, шул аркасында
Баш тартуы күпкә читенрәк”
Уникаль идентификатор: 0706252487
3
0
25
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез