Һәрбер төркемдә булыр кешеләр,
Кемнәр һәрчак каты мактана.
Кем, абруйны яулар өчен, оста
Берәр нәрсә уйлап табарга.
“Мин, Мортаза, айга йөз мең алам,
Яшим ике катлы бай йортта.
Минем, менә, ике газиз бала
Һәм иң матур җирдә хатын бар.
Әле миңа һәркөн насыйп була,
Сезгә кебек түгел, гомумән!
Менә, мин шундый акчалы морза,
Ә сез, бары, ярлы кешеләр!”
Шундый кешеләргә акыл җитми,
Бер әйберне бары аңларга.
Ходай барысын кирегә ала
Тегесеннән, кем күп мактана.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез