“Эштәшләр, мин тәкъдим итәм
Җиңүне билгеләргә!
Аның өчен әфлисүннән
Җимешсуны эчәргә!
Бу безнең зур җиңүебез
Конкурентлар өстендә!
Әйдә, эчәбез бергәләп,
Бүген зур бәйрәм бездә!”
“Мин эчмим” – диде сәркатиб,
Эштәшләренә карап.
Бу ике сүзне ишеткәч,
Бөтен кеше шаккаткан.
“Ник?” – оешманың башлыгы
Җитди итеп сорады.
“Шулай, чөнки миңа һичкем
Җимешсуны салмады!”
P.S. Җимешсу – ул сок. Минем татар теле өчен уйлап табылган сүз.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез